Количество результатов: Загрузка , поиск занял 0.004 сек.

Результаты поиска

  1. Атылып икенче катка — «партия солдатлары» янына менәргә теләгән михаилны сакчы милиционер аяк чалып екты һәм профессиональ осталык белән кулларын артка каерып, йөзтүбән яткырды. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
  2. Кызулык белән башы бәрелгәнен һәм кулларының сынар чиккә җитеп каерылганын сизмәгән иде, ничәдер секунд-минуттан әүвәл кулы авыртуы йөрәгенә барып җитте, аның артыннан авызына ниндидер тозлы сыекча агып кергәнен тойды. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
  3. — Совет милициясенә каршылык күрсәтергә ярамаганын белмисеңмени, исерек тәре! Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
  4. Михаил өреп тормады, нәфрәте, ярсуы шулкадәр көчле иде, авызына җыйналган кан катыш төкереген беренче секретарьны «куркыныч җинаятьчедән» саклап калу шатлыгыннан тантана иткән тук милиционерның шакмак чыраена төкерде. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
  5. Милиционер тайпылып өлгерә алмады, кан катыш төкерек лачт итеп аның битенә, — борынының уң ягына килеп сыланды. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
  6. Аңына килеп күзен ачканда, янәшәсендә ак халатлы кешеләр бөтерелә иде. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
  7. Келт итеп «өянке» дәге хәл исенә төште. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
  8. Хәтер төпкелендә биленә ураган сөлгесе төшеп киткән шәрә валентина, аны диванга күтәреп салган жигалин яшен кебек ялтырап китте, барысының шаркылдап оятсыз көлүләре колагында яңгырады һәм Михаил, үзен тыя алмыйча: — үтерәм, горкомнарын яндырам паразитларның! Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
  9. Бер хатын-кыз ашыга-кабалана укол кадады һәм бераздан Михаил үзендә тынычлану, җиңеллек, язмышына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә битарафлык сизде. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
  10. Шифаханә, чыннан да, үз эшен эшләде: жигалин әмеренә буйсынып, михаилны башта авыру хәленә китерделәр, соңыннан, Казанга җибәреп, дәвалап, савыктыра төштеләр. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар